top of page

Translation by Bulat Akhtyamov and Zulfiya Gayfullina

Фландрия даласы.
Тынып калган һавасы,
Сайрый сабан тургае,
Кызыл чәчәк тугае
Саф-саф гүрләр тезелгән
Кызыл чәчәк сибелгән
Яшәдек без дөнъяда
Без сөйгән һәм сөелгән
Кояш балкый иде безгә
Өмет өстәп күңелгә
Ә хәзер без җир астында
Чөнки гөмер өзелгән
Җир астында яткан кеше
Мәхрүм Кояш күрүдән
Чигенмәгез безнең барган юлдан
Көрәшсәгез, җиңү киләчәк
Фландрияда безнең гүрләр
Өстебездә үсә ал чәчәк.

 

Translation by Adel Badretdinov

Фландер кырларында,

Тәреләр янәшә тезелгән арада –

Мәк чәчәк ата…

Бу урында мин hәм кәрдәшләрем ята;

Күктә тургай сайрый, оча,

Аста яңгырап корал ята!

 

Без инде хәзер мәрхүм булдык.

Ничә көн генә элек –

Күрдек ничек кояш атты… вә батты.

Без яраттык hәм яраттылар безне –

Без исән идек ул вакытны.

Шулай итеп җир астында калдык,

Фландер кырларында…

 

Безнең дошман белән сугышны кабул ит син!

Аска төшкән кулларыбыздан бу факелны өстә тот син!

Үлгәннәр өчен өметсез калганнарның күзәтүенә,

Онытылмасбыз без Фландер кырларында,

Мәк чәчәк атсын да!

 

Translation by Ramziya Kamalova and Yoldyz

 

Фландрия кырларында,

Тәреләр янәшә тезелгән

Арада.

Янәшәдә усә мәк чәчәкләре

Билгелиләр безнең яткан 

Урынны.

Ә куктә тургайлар - җирдәге 

Кораллар арасында батыр

Җырларын жырлап,

Чак кына ишетерлек итеп

Очалар.

 

Без инде хәзер мәрхүмнәр,

Исән идек берничә көн элек.

Яшәдек, кан койдык,

Кояш чыгып батканын күрдек.

Их, яраттык hәм яратылдык,

Ә хәзер без җир астында 

Калдык

Фландрия кырларында.

 

Дошман белән корәшүне 

Дәвам итәбез!

Көчсез куллар безнең - утлар 

Атабыз!

Безнең белән булыгыз,

Ышанычыбызны бозмыйча

Факелны югары тотыгыз!

Без үлмәбез, йокламабыз!

Ә мәкләр чәчәкләр атарлар

Фландрия кырларында! 

bottom of page